Иске Элмәле авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут өйгә янкорма итеп төзелгән мунчадан өй түбәсенә дә күчә һәм аңа зыян сала. Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан - бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның эче яна, "кызыл әтәч" өй түбәсенә үрмәли торган була.ъ -Янгын...

Иске Элмәле авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут өйгә янкорма итеп төзелгән мунчадан өй түбәсенә дә күчә һәм аңа зыян сала.
Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан - бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның эче яна, "кызыл әтәч" өй түбәсенә үрмәли торган була.ъ

-Янгын иртәнге сәгать 9ларда сүндерелде. Ут мунча миче морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан. Мунча да, өй дә иминиятләштерелмәгән, - ди районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Андрей Фомин. - Сүз уңаеннан, быел районыбызда уналты янгын булды, шуларның дүртесенең сәбәбе -мичләр һәм морҗаларның төзексезлеге.
Андрей Фомин фотолары
Нет комментариев