Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Элмәле халкы өмә оештырып юл ясаган

Иске Элмәле авылында халык тырышлыгы белән 100 метр арада юл ремонтланган.

Үзәк урамнан, чиркәү яныннан Болын һәм Бакча урамнарына чыгучы юлга вак таш һәм вакланган асфальт түшәгәннәр. Бу эшне Болын һәм Бакча урамы халкы 9 май көнне күмәкләшеп башкарган, чыгымнарны да үзләре күтәргәннәр, бу максатларга барлыгы 100 мең сум акча җыелган.

Юлның бу өлешенә элек тә таш түшәлгән булган, тик вакыт үтү белән таулы юл начарланган. Моны ремонтлау тәкъдиме белән Федор Сафронов чыга, халык аны куәтли һәм бергәләп башкарып та чыгалар. Вак таш кайтартуны Антон Кузнецов оештырган. Владимир Кузнецов, Алексей Елин һәм Федор Сафроновлар шәхси тракторлары белән ташны тигезләгән, билгеле, кул көче дә артык булмаган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев