Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Яшәүче зиратына юл ясаганнар

Яшәүче авылы зиратына юл ясадылар. Бу күләмле эштә авыл янындагы асфальт заводы җитәкчелеге булышкан.

-Яңгырлы вакытларда зиратка бару кыен иде, игелекле кешеләр ярдәме белән бу юл проблемасы хәл ителде, рәхмәт аларга, - ди Яшәүче авылы мәчете имамы Фаил Мортазин. – Юлдагы сөзәклекне тигезләп, 36 КамАЗ олавы вакланган асфальт түшәдек. Хәзер зират юлы шомарды, машина кую урыны да иркен.

Авыл зиратында зур өмә оештырганнар яшәүчелеләр. Биредә үләннәрне чапканнар һәм чүп-чарны җыйганнар. Зират капкасы янында 500 литрлы савыт куеп, су тутырганнар, каберлекләрне карарга килүчеләр биредән су алып чәчәкләргә сибә ала.

Сүз уңаеннан. Үткән елларда Яшәүче авылы зиратындагы барлык агачлар да киселгән.

Авыл имамы Фаил Мортазин тагын бер изге эш башкарган. Ул үз акчасына чардуганнар, кабер ташлары сатып алган һәм караучылары булмаган каберлекләргә урнаштырткан.

-Яшәүче авылының беренче имамы Амалетдин бабай каберенә таш һәм чардуган куйдык. Ул 30 ел имамлык иткән, - диде ул. – Якыннары калмаган тагын ике әбинең каберлегендә дә шундый эшләр башкарылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев