“Ядкәр” шәҗәрәләр порталын ясаучылар Чирмешән районы халкы белән очрашты
Республикабызның Архив эше буенча Дәүләт комитеты 2019 елдан башлап, “Ядкәр” генеалогия порталы проектын гамәлгә ашыра башлаган. Әлеге проект безнең районга да килеп җитте.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә, район халкы белән очрашып, әлеге порталның әһәмияте хакында сөйләделәр.
Бу проект архив документларын тәрҗемә итү һәм индексацияләү нигезендә, республикабыз халкына төгәл һәм тулы шәҗәрәләр төзү мөмкинлеген тәкъдим итә. Ул республиканың барлык районнары һәм авылларында яшәүчеләрнең нәселләрен белү, шәҗәрәләрен барлау һәм киләчәк буыннарга калдыру максатыннан эшләнә. Әлеге уникаль проект буенча, кеше кайда яшәвенә карамастан, дәүләт порталын ачып, үзенең нәселе турында мәгълүматны электрон форматта күрә, файдалана алачак.
-Хәзерге вакытта порталны тулыландыру эшләре 20 районда алып барыла. Без командабыз белән 200ләп торак пункт буенча 15 меңнән күбрәк шәҗәрә төзедек, - диде Гөлнара Зәкәрия кызы. - Эшебезнең нәтиҗәсе проектка яңа катнашучыларны җәлеп итү өчен бик яхшы нигез булып тора. Бу юнәлештә сезнең белән дә хезмәттәшлек итәргә телибез.
Очрашуга районда яшәүче шәҗәрә төзүчеләр, язучылар, төбәкне өйрәнүчеләр, тарихчылар, дин әһелләре килде. Алар архивчыларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә ышандырдылар.
фотографии Кадрии Гамировой
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев