Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Этнографик диктантта кайбер чирмешәнлеләр 100 балл җыйган

“Зур этнографик диктант” халыкара акциясендә сыналучылар район үзәк китапханәсенә җыелды. Чарада 50 кеше катнашты, күпчелеге -мәдәният хезмәткәрләре.

Диктантны тест рәвешендә яздылар, якташларыбыз Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы, ата-бабаларының гореф-гадәтләре турында белемнәрен тикшерделәр. Аларга диктант материалларының индивидуаль комплекты, шул исәптән номерлы биремнәр һәм тутыру бланклары тапшырылды. Диктанттагы 30 сорау арасында республика тарихына, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә кагылышлылары да бар.

Зур этнографик диктант анда катнашучыларны Россиядә яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыру, шулай ук аларның этномәдәни грамоталылык һәм эрудиция дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Акциядә катнашучылар тест биремнәрендәге сорауларның кызыклы һәм шул ук вакытта катлаулы булуын да билгеләп үттеләр.

Диктантта 100 балл җыючылар да булган. Райондашларыбыз акциягә онлайн да кушылганнар, ягъни сорауларга компьютер аша җавап биргәннәр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев