Чумачкалылар сулы булачак
Чумачка авылында быел су проблемасы чишеләчәк. Биредәге йортларда су краннардан гына агар. Су линиясе сузу планлаштырыла.
-Чумачка халкы әлегә үзләренең йортларында борауланган шәхси коеларыннан файдалана, - диде Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин. – Бу авылда моңа кадәр су линиясе бөтенләй юк иде. Без үткән ел суүткәргечләр сузуны башлау өчен кирәкле барлык документларны эшләттек. Подрядчы оешма вәкиле белән очрашып сөйләштек, апрельдә алар төзелешкә керешергә дә планлыйлар.
Авылның өч урамында дүрт километрдан күбрәк озынлыкта суүткәргеч торбалар салыначак, су кудыру башнясы һәм насос та урнаштырылачак. Биредә 17 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш. Чыгымнарны республика каплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев