Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чисталык өмәләрендә актив катнашкан 84 яшьлек ветеранга бүләк тапшырганнар

ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясадылар. Аның нәтиҗәләре буенча безнең район авыл статусындагы муниципаль районнар арасында өченче булды.

- Райондашларыбызның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә шундый уңышларга ирештек, - диде район административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. – Тик без җиңүчеләр арасында дип, чисталыкка игътибарны киметмик, тирә-юньне чүп үләннәреннән чистартып торыйк, кулыбызга чапкычларны ешрак алыйк. Йорт, оешма тирәләребездә тәртип һәм чисталык булса үзебезгә дә рәхәт, кунаклар алдында да йөзебез кызармас. Авыл җирлекләренә рейдларны дәвам итәбез. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга җәза кырыс, штраф 2000 сумнан башлап. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, кисәткәнне көтмичә,  җыештырып торыгыз.

Санитар-экологик икеайлык дәвамында кагыйдә бозуның 171 очрагы ачыкланган. Тиешсез урыннарга чүп-чар түгелгән 116 урынга тап булганнар. 54127 квадрат метрны пычраткан 4598 куб. метр каты көнкүреш калдыклары тулысынча җыеп алынган, ягъни бу чүплекләр юк ителгән. Икеайлык барышында каты көнкүреш калдыклары полигонына 1124 куб. метр чүп чыгарганнар. Өмәләрдә 1768 кеше катнашкан, районыбызда 7279 төп агач һәм 490 төп куак утыртылган. Соңгы ике айда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 17 гражданинга карата беркетмә төзеп, аларга 3 мең 500 сум күләмендә штраф салганнар.

Чисталык өмәләрендә актив катнашкан иң өлкән һәм иң яшь кешене бүләкләгәннәр. Лашман авылыннан 84 яшьлек Минзифа Залаковага һәм 7 яшьлек Сәит Закировка Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылган.

Рамилә Рахматуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев