Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең үзәгендә төзекләндерү эшләре бара

Бүген Чирмешән үзәгендәге һәркемгә таныш күл буе күзгә күренеп үзгәрешләр кичерә: монда эш кайный, һәм тиздән бу урын халыкның ял итү урынына әвереләчәк.

Бу ремонт кына түгел, ә чирмешәнлеләрнең күпсанлы үтенечләре уңаеннан район җитәкчелеге инициативасы белән иҗтимагый киңлекне торгызу буенча - тулы бер программа.

Район үзәгендәге әлеге күлне тәүге тапкыр 2000 нче елда төзекләндерделәр: чистарттылар, тирәнәйттеләр. Соңрак биредә «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында эш дәвам итте. Ләкин күлнеә суы югалды. Шушы проблеманы комплекслы хәл итү өчен белгечләр: «Архитектура десанты» бюросы, «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды һәм «Татмелиорация» оешмасы җәлеп ителде . Алар тарафыннан проект эшләнде.

- Бу күлнең халык өчен нинди роль уйнавын район җитәкчелеге яхшы аңлый, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов. - Аның суы югалу барыбызны да борчыды. Шуңа күрә «тишекләрне ямарга» гына түгел, ә киләчәккә карап, капиталь торгызу карары кабул ителде. Безнең максат - биредә иҗтимагый тормышның чын үзәген, барлык буыннар өчен ял итү һәм аралашу өчен матур урын булдыру. Бу әле Зур Чирмешән елгасының яр буйларын төзекләндерү буенча зур эшнең башы гына.

Күлдә һәм аның тирәсендә нәрсә үзгәрәчәк?

Эшләр тулы куәтенә бара, һәм нәтиҗәне тиздән халык күрәчәк:

 • Су кире кайтачак: мелиорация эшләре башкарылды, һәм күл янәшәдәге скважинадан тулачак. Су һәрвакыт чиста булсын өчен, үзәктә зур йөзмә фонтан урнаштырачаклар.

• Яңа комфорт: Күл тирәли территория тулысынча яңартылачак: яңа функциональ зоналар, җәяүлеләр юллары, заманча яктырту җиһазлары һәм куркынычсызлык өчен видеокүзәтү системасы барлыкка киләчәк.

• Балалар өчен шатлык: резина өслекле заманча куркынычсыз уен мәйданчыгы булдырылды.

Шунысы мөһим, проект якын-тирә территорияне дә колачлый. Аның кысаларында якындагы юл чатында светофор алыштырылган инде, Гагарин һәм Дзержинский урамнары буйлап яңа тротуарлар салу төгәлләнә, ә тиздән монда заманча яңа тукталыш павильоны барлыкка килер.

Тиздән Чирмешәндә яңартылган парк кына түгел, ә гаилә белән очрашу, ял итү, ял итү өчен чын-чынлап яңа, уңайлы һәм матур урын барлыкка киләчәк.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев