Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы” лагерендагы балалар белән фанатлар эшли

Районның “Кояшлы” ял лагеренда бу җәйдә дә 200ләп бала ял итәчәк.

Беренче сменада 56 яшүсмер 21 көн ял иткән. Икенче сменада да шулкадәр бала көннәрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыра. Алар биредә 28 июльгә кадәр булачак. Өченче сменага килүчеләрнең күпчелеге - “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары, ә дүртенче профиль сменада спортчы яшүсмерләргә бер атна ял оештыру планлаштырылган.

-Балаларның каникулларын  истә калырлык итеп уздыру өчен, һәр көнгә алдан план төзелгән. Вожатыйларыбыз да үз эшләренең фанатлары дияргә була, алар балалар белән бер “дулкында”, - ди лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. – Табигатькә экскурсияләр оештырыла, балалар лагерьдан ерак булмаган билгесез солдат каберендә булдылар, аның тарихы белән таныштылар. Һәр сменада ял итүчеләрне Әлмәт шәһәренә алып барабыз, балалар парктагы атракционнарда уйнап, пляж-бассейнда су кереп кайталар.

Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашулар балаларга “Кем ул чын дус?” дигән сорауга җавап табарга ярдәм итә. Малайлар, кызлар очрашуга килгән якташларыбыз аша солдатларга хатлар да юллаганнар.

-Патриотик тәрбиягә зур урын бирәбез. Яшүсмерләрне автомат сүтеп җыярга, граната ташларга, противогаз кияргә, компас белән эшләргә өйрәтәбез, - диде Җәүдәт Әбелҗәдит улы. – Командаларга бүленеп, махсус формалар киеп “Аҗаган” уены уздырганда әнә шул өйрәнгәннәрен практикада кулланалар.

Ял итүчеләргә көнгә дүрт тапкыр ашау оештырылган. Барлык сменаларда да бер үк пешекчеләр эшли, Чирмешән аграр техникумы ашханәсендә эшләүче пешекчеләр балалар белән уртак тел тапканнар.

Җәүдәт Мотыйгуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев