Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда Суворов училищесы хезмәткәрләре дә эшләячәк

Районның “Кояшлы” ял лагеренда быелгы сезонны 10 июньдә ачарга планлыйлар.

Гадәттәгечә, җәйге каникул чорында дүрт смена эшләячәк. Беренче һәм икенче сменаларда ял итәргә теләүчеләрнең ата-аналарыннан гаризалар кабул итә башлаганнар, инде буш урыннар азаеп бара.

Яңа сезонга әзерлек дәвам иттерелә, лагерьның матди-техник базасы яңартыла. Мендәрләр, одеаллар, сөлгеләр, савыт-саба, зур экранлы интерактив такта, спорт инвентарьләре сатып алынган. Душ һәм юыну бүлмәләрендә җиһазлар алмаштырыла, отряд биналарында ремонт эшләре башкарыла.

-Быел беренче сменаны Әфган сугышлары ветераннары җәмгыятенең “Шторм-2” иҗтимагый оешмасы катнашында оештырырга планлыйбыз, - диде лагерь директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. – Монда смена начальнигы, физкультура буенча вожатый-инструкторлар Казан шәһәренең Суворов училищесыннан киләчәк.

Әлеге патриотик сменада физик әзерлеккә, туристлык ориентлашуга (марш-бросок), автомат сүтеп җыюга, турникта тартылуга, граната ташлау күнекмәләренә басым ясалачак һәм ГТО нормалары тапшырылачак. Ял итүчеләрне өс һәм баш киемнәре белән дә тәэмин итү мөмкинлеге булачак.

Кадрия Гамирова фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев