Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең иң биек ноктасында Россия флагы җилфердәде

Чирмешәнлеләр Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнендә район үзәге урамнарыннан Ватаныбыз әләмен җилфердәтеп уздылар, 50ләп автомобиль автойөрешкә кушылды.

Колонна башында ретро машина булса, аның артыннан район башлыгы Рамил Айбатов автомобиле урын алды. Район җитәкчесе әлеге чарада гаиләсе белән катнашты.

Бу бәйрәмне зурлап һәр машина йөртүче үз техникасын бизәп килгән. Патриотик җырлар астында узган автойөреш чирмешәнлеләрне битараф калдырмады. Зур колонна йөрешне Чирмешәннең иң биек ноктасында,  халык телендә “Трехножка” дип аталган тауда тәмамлады. Биредә 20 метрга 9 метр зурлыгындагы Россия флагы күтәрелде.

Альмир Жораев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев