Чирмешәннең “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары – тимурчылар
“Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеге укучылары махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбызның әнисен шефлыкка алганнар.
Алар Чирмешәндә яшәүче Сәкинә Гаффарова янына еш баралар, аңа йорт, бакча эшләрендә булышалар. “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Җамалетдинова Бөек Җиңү көне алдыннан Сәкинә әбигә бүләк ясаган – аны 2026 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырган. Бүләкне укучылар белән барып тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев