Район үзәгенең Бакча урамында юл ремонты башланды.
Чирмешәннең иң озын урамнарының берсендә юллар нык таушалган иде. Узган атнада биредә ремонт эшләренә керештеләр. Юлчылар 1260 метр арада яңа асфальт түшәячәкләр. Иске асфальтның өске катламы фрезерлап кырып алынды. Аннан соң ике кат асфальт салыначак. Юлчылар әлеге эшләр вакытында машина йөртүчеләрдән бу участокны Техническая урамы буенча әйләнеп узуны үтенәләр.
Автор фотосы
Нет комментариев