Чирмешәннән Карабаевлар гаиләсе мал асрарга да, умартачылыкка да вакыт таба
2016 елда бер сыер һәм бозаудан башланып киткән шөгыль аларны баш-аяклары белән үзенә “суырып алган”. Чирмешәннән Ином Карабаев хуҗалыгында бүген савым сыерларының баш саны 16га җиткән.
Бер баштан башланган эш
Әле үткән кыш та аларның сыерлары биш баш кына була. Былтыр шәхси ярдәмче хуҗалык төзү өчен 600 мең сум субсидия алып, тагын да киңәяләр, сыерлар санын сигез башка җиткерү бурычы белән абзар зурайталар.
-Оныгыбыз Ясминә тугач, балага үзебезнең сөт булыр дип, сыер асрарга ниятләдек. Шуннан соң күршеләрдән тана бозау сатып алдык, тик аны сыер итәр өчен тагын елдан артык көтәсе булгач, сыер да алып кайттык, - дип сөйләп китте Ином Шәмси улы. – Лагерка авылыннан “Маша” кушаматлы ул сыерыбыз әле дә күп сөт бирә. Моңа кадәр умартачылык белән шөгыльләнә идек, терлекчелеккә кереп китүебезгә, алда әйткәнемчә, оныгыбыз сәбәпче булды дисәң дә ярый. Әкренләп, тана бозауларын үстереп сыер иттек һәм алар биш башка җитте.
Дәүләт ярдәме алган хуҗалар сыер санын былтыр тагын өч башка арттыралар. Әле сентябрь аенда гына, Тукай районыннан нәселле, буаз сигез тана алып кайталар.
-Ходайга шөкер, барысы да сөт бирә, табыш китерә башлады, әле соңгысы үткән атнада гына бозаулады, - дип шатланып сөйләде әңгәмәдәшем, үзбәк егете. – Тәүлеккә 180 литрлап сөт савабыз, 30 литры бозауларга китә. Кыш көне дә сусыл азык: силос, сенаж бирсәң сөтләре тагын да күбрәк булыр иде, әлегә безнең аны әзерләргә мөмкинлек, урын юк. Баз ясау зур чыгымнар сорый.
Ином Шәмси улы һәр сыерның характерын белә, кайсын – кайдан сатып алуларын, бозауларның кайсы сыерныкы икәнен дә хәтерли. Аларга, кушаматлары белән, “Маня”, “Радость” дип эндәшә.
Карабаевлар күп еллар элек элеккеге Свобода поселогы урынында арендага 150 гектар җир алып, умарталык төзеп, кортларын шунда тота башлаганнар. Ә инде маллар саны арткач, шунда җәйге лагерь төзеп куялар. Терлекләр рәхәтләнеп болында йөриләр, суы да бар. Сыерларны саварга урын җайлыйлар, бозауларга да абзар ясыйлар. Малларны бәйләп асрамыйлар, ә иректә йөртәләр. Сава торган махсус урынга сыерлар чиратлап керә, барысы да җайлы итеп эшләнгән.
Зур хуҗалыкта эш һәркемгә җитә
-Әле бераз эшлисе бар, кыш айларында да, бушаган саен, нәрсәдер ясыйбыз, - ди хуҗа. – Кул көчен җиңеләйтергә тырышабыз. Берничә ел элек улым Алишер белән “мини-трактор” җыйдык, ул 4-5 кешене алмаштыра. Көрәгенә салып йөк тә күчерәбез, тирес тә чистартабыз, көрәкне сәнәккә алмаштырып, печән, салам төргәкләрен кертәбез. Зур хуҗалыкта эш гаиләдәге бөтен кешегә дә җитә. Сырларны аппарт белән хатыным Зөлфия һәм киленебез Азизә чиратлап савалар. Без дә улыбыз Алишер белән алмаш-тилмәш эшләргә тырышабыз, атнага бер көн булса да бер-беребезгә ял бирәбез. Казанда яшәүче улыбыз белән киленебез дә, ялларда кайтып, нык булышалар.
Күзәтү камералары да Карабаевларның ярдәмчесе, алар аны ферма тирәсенә генә түгел, сыер бозаулый торган блокка да урнаштырганнар. Бозауларга тиешле сыерны төннәрен барып карап йөрмиләр, ә ял бүлмәсендәге монитордан гына күзәтеп торалар. Боларның барысы да Алишер тырышлыгы.
23 ел элек Таҗикстаннан күчеп кайткан Карабаевлар хуҗалыгында ике трактор: Беларус һәм Т-25 тә бар, печән чапкыч һәм әйләндергеч тә үзләрендә. Үткән ел гына сабан һәм дискалы тырма (БДМ) сатып алганнар.
Мал асрагач, чәчүлек җирсез булмый
Арендага алынган җирләре елга кырыенда булганлыктан, аларның байтак мәйданнарына су керә, акрынлап аларны корыту өчен мелиорация эшләре үткәрәләр, чәчүлек җирләрен киңәйтәләр. 10 гектар җир умарталыкка бүленгән, алар 100 баштан да күбрәк. 10 гектарда арпа, бодай, борчак игәләр. Үткән ел алты гектар җирне нәрсәдер чәчәрлек итеп киптергәннәр, анда тимофеевка һәм эспарцет орлыгын кушып чәчкәннәр. Хәзер күпьеллык үләннәре дә бар. Җир асты суларыннан арындырып тагын ун гектар җирләрен үзләштергәннәр, анда арпа чәчәргә планлыйлар. Моннан кала печән чабу өчен 20 гектар болыннары да бар.
Карабаевлар ишле малга 450 төргәк печән, 150 төргәк салам әзерләгәннәр, амбарларына 20 тонна арпа, 7 тонна бодай, 2 тонна борчак салганнар.
-Шундый зур хуҗалык тоткач, терлекләр белән эш иткәч, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына да, ветеринария берләшмәсенә дә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Рәхмәт, киңәшләре белән дә, эшләре белән дә гел ярдәм итеп торалар, - диде Ином Шәмси улы.
Карабаевларның хыяллары зурдан. Биредә 50 баш малга исәпләнгән ферма төзү планы да юк түгел, аның проекты әзер, төзелешкә рөхсәт тә алганнар. Ашлык һәм печән саклау складлары, техника өчен гараж төзергә, печән преслау җайланмасы алырга да ниятләре бар.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев