Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне үзенчәлекле балалар белән эшләргә өйрәттеләр

“Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте “Киләчәккә юл – физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм” грантын тормышка ашыру максатында район балалар сәнгать мәктәбендә концерт үтте. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балларга һөнәр сайлау буенча тренинг уздырдылар, музыка укытучылары да мондый балалар белән эшләү нечкәлекләре турында күп мәгълүмат алды.

-Без инде күп еллардан бирле физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм алар тәрбияләнүче гаиләләр белән эшлибез. Һәр бала билгеле талантлы, сәләтле булып туа, безнең алда аларны вакытында күреп алып, аны үстерергә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итү бурычы тора, - диде “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова. – Изге эш бер вакытта да юкка гына булмый. Физик мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү аеруча зур түземлек һәм тырышлык сорый. Мондый балаларга һөнәр сайларга, тормышта үз урыннарын табарга булышабыз. Грантны тормышка ашыру максатында районнарга барып та физик мөмкинлекләре чикле балаларга, аларның ата-аналарына, балалар белән эшләүче укытучыларга ярдәмебез артык булмас.

Бу чарада йөздән күбрәк райондашыбыз Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентларының һәм Казанның 18нче санлы балалар музыка мәктәбенең үзенчәлекле балаларының чыгышларын да күрә алды.  Физик мөмкинлекләре чиклеләрнең тере музыкага, тере тавыш белән чыгышлары,  бик  сәләтле  булулары тамашачыларны нык сокландырды.

-Без бирегә Лашман коррекцион классында укучы улым Илсур белән килдек. Улыбыз җырларга ярата, мәктәптәге хор түгәрәгенә йөри, өйдә дә яраткан җырларын көйләп йөри, - диде Югары Чегодай авылыннан Елена Моратшина. – Киләчәк һөнәрен сәнгать юнәлешендә сайламаса да, тормышта да җыр-музыка кирәк була.

Тренинг барышында укучылар билгеле бер геройның киләчәк тормышын күзалладылар, фантазияләрен эшкә җиктеләр, бу уенда балалар белән бергә ата-аналар да катнашты.

Үзенчәлекле балаларның иҗатка мөмкинлекләре күп булса да, алар белән эшләүнең проблемалары да бар. Шунлыктан андыйларны музыка мәктәпләренә алырга бик ашкынып тормыйлар. Әлеге проблеманы бергәләп чишү өчен укытучыларга мастер-класс күрсәттеләр. Укытучылар шундый үзенчәлекле балалар белән эшләү алымнарын белеп калдылар.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашты һәм балалар сәнгать мәктәбендә музыкаль инструментларга ихтыяҗ булу-булмау белән дә кызыксынды.

Мөмкинлеге чикле кешеләрнең саны елдан-ел арткан заманда бу проект бик кирәкле эш. Безнең районда 509 инвалид яши, бу районда яшәүче кешеләрнең өч проценты.

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев