Чирмешәнлеләр “Татарча диктант” акциясендә катнашачак
Дөнья күләмендә Х тапкыр узучы “Татарча диктант” акциясенә чирмешәнлеләр 14 ноябрьдә кушыла.
Бу көнне 21 мәгариф оешмасында һәм мәдәният объектларында диктант язу мәйданчыклары эшләячәк. Диктант язарга теләүчеләр район үзәгендәге мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, 11 татар авылындагы һәм Күтәмә мәктәпләренә, район үзәк китапханәсенә һәм мәктәпләре булмаган авылларның мәдәният йортларына килә алалар.
Акция барлык мәйданчыкларда да иртәнге сәгать 10да башлана, аңа онлайн форматта да катнашырга мөмкин.
Дөнья күләмендә X тапкыр “Татарча диктант” акциясе 14-16 ноябрь көннәрендә узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев