Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр “Работа России” аша эш таба

Бүген районда иң кирәкле һөнәр ияләре - авыл хуҗалыгы белгечләре, ягъни, авыл хуҗалыгы консультанты, агроном, инженер, зоотехник, ветеринар табиблар. Эшчеләргә һәм сатучыларга да сорау бар.

Мәшгульлек үзәге  район оешмаларында 58 вакансия булуын белдерә.

-Ел башыннан безгә 600 (үткән елның бу чорында 572) кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 239сы (213) эшкә урнашу нияте белән килде, - диде райондагы мәшгульлек үзәге начальнигы Фәридә Сәйфетдинова. – Әлеге гражданнарның 94се (147) эшсез буларак танылды һәм аларга социаль түләү билгеләнде. 213 (2012дә - 124) якташыбыз үзенә кирәкле эшкә урнашты. Хәзер бездә 25 эшсез исәпләнә.

“Россиядә эш” (“Работа России”) порталы хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы булып тора. Анда эш урыннары турындагы мәгълүматларны мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләр шәхси кабинет аша урнаштыралар. Вакансияләр көн саен яңартыла.

Эшсезләр әлеге порталдан, үз белгечлеген күрсәтеп, эш урыны эзли ала. Анда райондагы гына түгел, башка төбәкләрдәге эш урыннары да ачык күренә. Шунда ук резюме – үзең турында белешмә дә калдырырга мөмкин.

Үз белгечлекләре буенча эш тапмаган гражданнар үзәк аша яңа һөнәр үзләштерә ала. Быел 18 эшсез граждан төрле белгечлекләргә укыган. "Демография" милли проекты кысаларында, дистанцион формада да үзең теләгән белгечлек буенча һөнәр үзләштеререгә мөмкин. 26 якташыбыз шундый мөмкинлектән файдаланырга өлгергән дә, экскурсовод, социаль хезмәткәр кебек һөнәрләр үзләштерүчеләр дә бар. Шуларның бишесе - эшсез калган кеше, 19сы - 50 яшьтән өлкәннәр, икесе 7 яшькәчә баласы булган хатын-кыз.

Үзәк ярдәме белән быел ике эшсез гражданин үз эшен ачып җибәргән, аларга 150 мең сум тирәсе субсидия бирелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев