Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнлеләр паспорт тапшыру тантанасына гаиләләре белән килделәр

Бөек Җиңү көне алдыннан районыбызда җиде яшь кешегә тантаналы төстә тәүге паспортларын тапшырдылар.

Шушы рәвешле алар РФ гражданнары булуларын раслаучы дәүләт символына - паспортка ия булдылар.

Төп документларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова тапшырды һәм бу мөһим вакыйга белән укучыларны һәм аларның ата-аналарын котлады.

- Паспорт - кеше тормышында әһәмиятле һәм төп документ, - диде Надежда Габдрәшит кызы. - Ватанны яратыгыз, аның кануннарын хөрмәт итегез һәм гражданин буларак үзегезнең бурычларны төгәл үтәгез.

Тантанада катнашкан яшьләр һәм аларның гаиләләре өчен бу бер бәйрәм булды: истәлеккә фотога төштеләр, бүләкләр дә алдылар.

- Кызыбыз Илнарага паспорт тапшыру тантанасына гаилә белән килдек. Кызыбыз инде зур үсте, ничектер, дулкынландыра, - ди Илнараның әнисе Гөлинә Галәүтдинова.

Самира Гафиева да бу көнне түземсезләнеп көткән.

- Хәзер инде мин җәйге каникул чорында эшкә урнаша алам, шулай ук үзем кылган һәр эш өчен үземә җавап тотарга туры киләчәген дә беләм, - диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев