Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәгеләргә хат та язганнар

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән төрле чаралар оештыралар.

Китапханәчеләр район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: фронтка өчпочмаклы хат” темасына мастер-класс уздырдылар. Анда катнашучыларга гадәти булмаган хат язарга, солдатларга үз хисләрен һәм теләкләрен белдерергә мөмкинлек тудырылды.

Үзәк китапханәнең әдәби кафесында кадетлар мәктәп-интернатының өлкән сыйныф укучылары белән махсус хәрби операция зонасында булып кайткан якташларыбыз - волонтерлар белән очрашу кысаларында якташларыбызның патриотизмы һәм тылдагы чирмешәнлеләрнең фронтка ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

Үзәк балалар китапханәсе Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә ярдәм максатында “Zа Россию, Zа мир, Zа наших!” акцияләренә кушылды. Акция кысаларында китапханәдә “Zа Россию!” исеме астында китап күргәзмәсе ясалган, анда илебезнең героик үткәне һәм бүгенгесе турында әдәбият урын алган.

Махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан якташларыбыз белән очрашулар да китап укучылар күңелендә озак сакланыр.

Авыл китапханәләрендә Украина, Донбасс, Россия халкын дошманнардан яклаучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырылган батырлык дәресләре балаларда патриотизм хисләре уятты.

 

Светлана Муртазина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев