Чирмешәнлеләр эшли-эшли ял итә
Җәй ял итү өчен бик уңайлы чор, шул ук вактытта елның бу фасылында авыл халкының башка мәшәкатьләре дә күп. Газета укучыларыбызның көннәре ничек үтә, ниләр эшлиләр, гомумән хәлләре ничек икән? Сорашуыбыз шул хакта.
Наталья Миронова (Казанка): - Отпускада әле, җәй көне ялда булу бик уңайлы бит. Хуҗалыгыбыз зур, маллар күп, бакчада да мәшәкатьләр җитәрлек. Көне буе өйдә булгач, алдан планлап, барын да иркенләп эшлим. Җир җиләгенә дә йөрдек, бакчада өлгергән җиләк-җимешләрне дә кышкылыкка әзерләп куйдым. Хәзер кыяр, помидор өлгерә, аларны консервлыйм, кышын тозланган яшелчәләрне бик яратабыз, шуңа банкаларны күп ябам. Авылның “Деревенька” ансамбле белән төрле мәдәнии чараларда катнашабыз, кичләрен репетицияләргә дә барырга туры килә. Ирем печән чаба, мал азыгы әзерли.
Рузилә Мөктәсимова (Иске Кади): - Чираттагы ялда, инде бетеп килә. Гаиләбез белән, берничә көн, Соль-Илецкта булып кайттык. Гел эшләп кенә булмый, ял да кирәк. Әле менә кура җиләге җыям, быел бик уңды. Җәй эш күп булса да бик ошый, бакчада эшләргә яратам. Быел да авылдышларны җыеп, бер, кич утырырга, “Авыл кичләре” исемле чара уздырырга планлыйбыз, отпускада булсам да, шуңа әзерләнеп йөрим.
Елена Статина (Ульяновка): - Хәзер бакчада эшнең иң күп чагыдыр, яшелчәләр, җиләк-җимеш өлгерә, барын да вакытында эшләп калырга кирәк. Июньдә отпускада булдым, без бакчада, өйдә эшләп ял итәбез инде. Эштән кайтып та өйдә күп хезмәт башкарырга җитешеп була, көннәр озын. Кыяр, помидорлар өлгерә, күпләп кайнатмалар ясадым. Минем күңелемә хуш килгән тагын бер шөгылем бар, яшьтән тегәргә яратам. Һәр көнне диярлек тегү машинасы артына утырам.
Тәнзилә Овсянникова (Чирмешән): - Җәен көннең ничек үткәнен дә сизми калам, бакчада эшлим. Пенсиядә булгач, ашыгыр урын юк, барын да акрынлап башкарам. Карлыган җыйдым, берничә тапкыр урманга җиләккә дә бардым. Инде суган, сарымсаклар уңышын җыяр вакыт җитте, кыяр җитешә, помидорлар пешә. Җәй бит ул - кышкылыкка запас туплый торган чор. Шулай да җылы, кояшлы көннәрдә ял да итәсе килә, менә Чирмешәндә су коену өчен урын булмау начар. Танышларым Түбән Кәминкәгә “шарлавыкка” алып барырга ышандырдылар әле, бер күреп кайтасы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев