Чирмешәнгә Татарстан Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев килде
Чирмешәнгә эш визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил - ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев килеп китте.
Аның максаты - Урманасты Үтәмеш авылы эшмәкәрләренең эшчәнлеге белән танышу иде. Визит барышында Фәрит Солтан улы җирле эшмәкәр Хәбир Хәсәнов белән очрашты һәм Урманасты Үтәмеш авылында ул төзеткән “Әкълимә” мәчетендә булды. Шулай ук Хәбир Һадый улы ачкан җаваплылыгы чикләнгән “Чирмешән Су” җәмгыятенең “Хан-Су” минераль һәм эчә торган су тутыру цехындагы эшләр белән танышты. Кунак эшкуарларның проблемаларын да тыңлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев