Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге шахмат турнирына нурлатлылар бүләк белән килде

Чирмешәндә узган шахмат турнирында 69 спортчы катнашты. Бәйгегә күршеләр – нурлатлылар да көчле команда туплап килгән.

“Орион” яшьләр үзәгендә узган “Ак ладья” традицион шахмат турниры быел Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, һәм махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышланды. Анда Түбән Чегодай авылыннан СВОда һәлак булган батыр сугышчылар Ранис Дәүләтшинның һәм Нуршат Хоҗаевның әниләре катнашуы турнирның дәрәҗәсен тагын бер баскычка югары күтәрде. Мөхтәрәм кунаклар бәйге җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр.

Нурлат районы шахматчылары турнирга бүләк белән килеп, аны район башлыгы Рамил Айбатовка тапшырдылар.

-Чирмешәнлеләргә бик зур рәхмәт, ачык йөз белән каршы алдыгыз. Шахмат безне тагын да якынайтырга тиеш. Район җитәкчеленә, район башлыгы Рамил Айбатовка бик зур рәхмәт. Мондый очрашулар һәрвакыт шулай югары дәрәҗәдә, ышаныч һәм аралашу белән үтсен иде. Киләсе очрашуларга кадәр, - дип турнирдан соң хат та җибәргәннәр алар оештыручыларга – районның яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләренә.

Турнирда 5 нче сыйныф укучыларыннан алып, 60 яшьтән өлкәннәр көч сынашты. Үз төркемнәрендә җиңүчеләр түбәндәгеләр:

София Айсина (Нурлат), Андрей Мартенс (2 нче Чирмешән мәктәбе), Дилбәр Төхвәтуллина (лицей), Евгений Перцев (аграр техникум).

20 яшьтән 60 яшькә кадерге хатын-кызлар арасында:

Җәмилә Мингалиева, ир-егетләрдән Андрей Васильев; 60 яшьтән олы ир-егетләр арасында Михаил Безруков – алар барысы да Нурлат командасы уенчылары. Сәламәтлекләре чикле шахматчылар арасында Чирмешәннән Алмаз Мөхәммәтшин җиңү яулады.

Урманасты Үтәмеш авылыннан, Әлмәттә яшәүче Марат Уразбаев 20 яшьтән – 60 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында III призлы урын иясе.

-Районнан шундый ярышларга ел да кайтырга тырышам. Аны быел да бик яхшы оештырганнар. СВОда һәлак булган якташ егетләребезне дә искә алдык, - диде ул.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев