Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге карусель – балаларның яраткан урыны

Карусельгә чиратмы?

Район үзәгендә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта урнаштырылган карусель балалар өчен зур бүләк булды, моның өчен зур рәхмәт. Тик ул сәгатьләп кенә эшләгәч, чират барлыкка килә, еш кына балалар аңа утыра алмыйча кайталар. Бәлки аның берәр көнен түләүле итәргәдер.

Рашат.

Чирмешән.

Редакциягә юлланган әлеге сорауны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеевага җиткердек.

-Әлеге карусель район башлыгы Рамил Айбатов тәкъдиме белән шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр бушлай хезмәт күрсәтә. Ул Боз сарае балансында, андагы хезмәткәрләр карусельне билгеләнгән вакытта эшләтәләр, чират еш булмый. Бу тәкъдимне тикшереп, бәлки җиһазны эшләтү вакытын озайту турында килешербез, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев