Чирмешәндәге кайбер бина түбәләрен чистартырга альпинистлар килгән
Быелгы кыш явым-төшемгә юмарт булды, юлларга гына түгел, түбәләргә дә мулдан өйде карны. Хәзер менә, көннәр җылыта башлау сәбәпле, түбәләрдән кар шуып төшү куркыныч тудыра.
Уйланырга сәбәп
Кар республикабыз-ның берничә шәһә-рендә күпкатлы йорт һәм учреждение түбәләренә зыян китерде, ишелеп төшеп, машиналарга зыян салды, кешеләрне имгәткән очраклар да булды. Соңгы елларда районда андый фаҗигаләрнең булганы юк, алай да кар ишелеп төшү очраклары һәр елны теркәлә.
Түбәләрдән карны кем чистартырга тиеш?
“Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Тамара Тимохина әйтүенчә, йортларның авыш түбәләрендәге кар һәм боз сөңгеләрен чистарту – ширкәт бурычы. Бу йорт түбәләре һәм чормалар гомуми милек булып санала, һәм компания аларны карап торырга тиеш.
Түбәләрне кардан чистартканда, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә.
Йорт түбәләрен чират буенча кардан чистартырлар анысы, сүз дә юк. Ә менә кайбер кибет түбәләреннән “инде төшәм” дип салынып торган кар катламын кем көрәр?.. Безнең халык әле: “Сак булыгыз!” дип кисәтү язып, элеп куйсалар да, барыбер стенага терәлеп, түбә астыннан ук үтеп йөрергә гадәтләнгән. Аллаһы сакласын, бәла-каза килеп чыкмасын! Аннан соң гаеплеләрне эзләргә керешерләр...
Тамара Тимохина, “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе:
–Безнең оешмага караган йортларны алдан карап, тикшереп чыктык. Совет, Титов, Татарстан урамнарында урнашкан кайбер күпфатирлы йортларның түбәләрен чистарттык. Кызганыч, монда проблемалы йортлар да бар. Бу эшне әле дәвам итәбез. Кайбер, түбәләрдән кар төшү куркынычы булган, урамнарда җәяүлеләр йөри торган тротуарлар юлларын махсус кызыл ленталар белән яптык.
Альпинистлар ярдәме
Бу материалны язар алдыннан махсус кайбер ишегалларын карап уздым: түбәләрдәге кар катламын алай куркыныч дип әйтмәс идем. Боз сөңгеләре дә әле юк дәрәҗәсендә.
Түбәләрдән кар төшерүдә иң тәртипле, иң җаваплылар – бюджет оешмалары. Алар моңа кешесен дә, мөмкинлеген дә тиз таба...
–Без түбәләрне кардан чистартырга Казаннан альпинистлар чакырттык. Моңа финанслар да таптык. Безнең өчен иң мөһиме – балаларның иминлеге, – диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.
Халыкның иминлеге – төп бурыч
Әлеге уңайдан район башкарма комитеты барлык җаваплы хезмәтләргә һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Предприятиеләр җитәкчелегенә, коммуналь һәм юл хезмәтләренә, шулай ук җылылык, су һәм газ белән тәэмин итү оешмаларына “кар фронты”н контрольгә алу йөкләнде.
–Халыкның иминлеге – безнең төп бурычыбыз. Бүген җирлек башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре түбәләргә, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда һәм социаль әһәмияткә ия объектларга, кичекмәстән ревизия ясарга тиеш. Боз сөңгеләрен бәреп төшерү генә җитми – карны көрәп төшерергә кирәк, әлбәттә, моны барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләү зарур. Шулай ук янгынга каршы су чыганакларына керү юлларын чистартуга аерым игътибар бирәсе. Янгын сүндерү гидрантлары кар астында калырга тиеш түгел, – диде Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.
Моннан тыш, өлкәннәргә балалар белән әңгәмәләр үткәрергә һәм аларга күп карлы таулар һәм чокырлар, карьерлар уен урыны түгеллеген аңлатырга кирәк. Анда кар кинәт ишелергә, һәм уен фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев