Чирмешәндә халыктан сөтнең литрын уртача 30 сумнан алдылар
15 ноябрьдән җитештерүчеләрдән сыер сөтен кыйммәтрәк бәядән сатып ала башлаганнар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, райондагы шәхси хуҗалыклардан көненә 9500 килограмм чамасы сөт җыела. Тик бу үткән елның бу чоры белән чагыштырганда, 1000 килограммга кимрәк. Продукцияне Әлки һәм Аксубай районнарындагы сөт заводларына озаталар.
Районда 140 кече фермада 1307 савым сыеры исәпләнә.
-Бу яктан Түбән Кәминкә авыл җирлеген үрнәк итеп куярга мөмкин. Алар үзләрендә сөт җыю пункты булдырдылар. Бу җирлектә иң күп сөт җыела (көненә 1280 килограмм), - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Расых Шәфыйков. - Шәхси эшмәкәр Алмаз Хәйдәров хәзер Иске Кади һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләреннән дә сөт җыя башлады.
Түбән Кәминкә авыл җирлегенең мал тотучылары белән октябрь аенда саткан сөт өчен килограммы 30 сумнан исәп-хисап ясалган, ноябрьдә ул берничә сумга югарырак булыр дип өметләндерәләр. Бу җирлектә 14 кече фермада 157 сыер асрала.
Чирмешән авыл җирлегендә 18 кече фермада 173 савым сыеры исәпләнә, биредән көненә 1200 килограммнан күбрәк сөт саталар. Кармыш авыл җирлегендә дә көненә 1000 килограммнан күбрәк продкуция җыела. Бу авыл җирлегендә 10 кече фермада 148 сыер асрыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев