Чирмешәндә умартачылар һәм аграрийлар татулык формуласын эзләде
Район умартачылары авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән чираттагы очрашуда бүгенге көнүзәк проблемаларның берсен - кырларны химик эшкәртүнең бал кортларына зыян китерүен күтәрделәр.
Соңгы елларда бу умартачылар өчен иң авыр мәсьәлә. Кортларның күпләп үлүен булдырмау максатында, аеруча көнбагыш, рапс кырлары эшкәрткәндә сак булырга кирәк.
Умартачылар фикеренчә, химик эшкәртүләр турында вакытында хәбәрдар булсалар, умарталыкларны имин урыннарга күчерә алырлар иде. Шуның өчен аграрийлар белән умартачылар арасында мәгълүмат алмашуны җайга салу зарур.
-Беренче марттан кагыйдәләр катгыйланды: авыл хуҗалыгы оешмалары планлаштырылган эшкәртүләр турында җиде километр радиустагы умартачыларга өч көн алдан массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә бурычлы. Гадәттән тыш хәлләр сәбәпле ашыгыч эшкәртү кирәк булса, хәбәр итү вакыты кимендә 24 сәгать тәшкил итә, - диде Россельхозцентрның райондагы филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов.
Очрашу барышында ике як та уртак фикергә килде. Чарада катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов та умартачыларның һәм аграрийларның әңгәмәсен тыңлаганнан соң үз фикерен җиткерде.
- Безнең максат - бәхәс түгел, ә хезмәттәшлек. Кортлар исән булса, умартачылар гына түгел, бөтен экосистема да файда күрә. Игенчеләр дә аңларга тиеш: умарта кортлары уңышны 30 процентка арттыра, - диде Рамил Тәлгать улы. – Үзара аңлашып эшләү ике якка да файдалы.
Быел район басуларының 2085 гектарында - көзге, 8476 гектарында язгы рапс, 211 гектарда – горчица, 12694 гектарда көнбагыш игеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев