Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын дүрт ишегалды матурлана

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында быел район үзәгендәге дүрт йортның ишегалдын тәртипкә китерәләр. Бу юнәлештә эш башланган да.

-Быел әлеге программага Татарстан урамының 1 нче, 3 нче, 5 нче һәм Титов урамының 3 нче йортлары керде. Төзекләндерүгә 10,1 миллион сум акча каралган, өченче кварталда барлык эшләрне тәмамларга планлыйбыз, - ди “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов.

Бүген төзүчеләр, юлчылар Татарстан урамындагы йортлар янында эшли. Биредә бордюрларны алмаштыралар, аннары юлларга асфальт түшәләчәк. Барлык таләпләр буенча машина кую урыннары ясала. Осталар аннан соң Титов урамындагы 3 нче йорт янына күченәчәк, үзәк даруханә урнашкан бу йорт яны да шомарачак. Әлеге йортларның ишегалларында эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар да урнаштырылачак.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев