Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер мәктәп яңара

1 нче Чирмешән мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә. Биредә планлаштырылган эшләрнең 50-60 проценты тәмамланган. Мәктәпне 1 сентябрьгә тапшырырга ышандыралар.

- Объектта алты бригада хезмәт куя, күп эшләр паралель рәвештә бара, - диде мәктәп директоры Наталья Юрина. – Түбә ябучылар эшне тәмамлады, канализация челтәре, вентиляция дә әзер, җылылык системасы сузу да эш төгәлләнү ягында. Су трассасы да сузылган. Эчтә санузеллар урнаштырасы бар.

Мәктәпнең стеналары да шомарып килә, штукатурлау, шпатлевкалау эшләре бара. Электр үткәргечләр дә яңарды. Бер бригада керү юлын (входная группа) ясый. Бинаның түшәме матурланачак, идәннәргә линолеум җәеләчәк, кабинетларга яңа ишекләр дә урнаштырылачак.

Наталья Юрина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев