Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндәге Совет урамында яшеллек артачак

Быел Чирмешәннең Совет урамының өченче чираты төзекләндереләчәк.

Әлеге максатларга биш миллион сум акча бүленә. Төп игътибар яшелләндерү эшләренә юнәлтеләчәк. Тагын кайларда нинди яңалыклар кертү тавыш бирү юлы белән хәл ителәчәк, аның планын төзүдә Казаннан килгән белгечләр дә булышачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җурналистлар катнашында узган брифингта  да республика районнарында төзекләндереләчәк киңлекләр турында сөйләделәр. 2023 елда Кече шәһәрләр Бөтенроссия конкурсында җиде шәһәр һәм Свияжск авылы катнаша. Әлеге бәйге “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Барлык катнашучылар да җиңү яулаган очракта, алар республикага 675 миллион сум күләмендә грант ярдәме китерә ала.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев