Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 30 чирмешәнлегә карата беркетмә төзегәннәр

Санитар-экологик икеайлык кысаларында районның административ комиссиясе районның барлык авылларында да булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 65 очрагын ачыклаган, алар барысы да уңай хәл ителгән.

-Ике айда районда санитар чисталыкка битараф булган затларга карата 32 беркетмә төзелде, 23 кешене административ җаваплылыкка тарттык. Аларга тулаем 10 мең сум күләмендә штраф салынды, - диде районның административ комиссиясе секретаре Диләрә Сөнгатуллина. – Ә ел башыннан 56 затка уведомление бирдек, барлыгы 21 мең 500 сумлык штраф язылды, аның 13 мең 500 сумы түләнде.

Төзекләндерү кагыйдәләре бозуның иң күп очрагы Чирмешән авыл җирлегендә теркәлгән – 30 чирмешәнлегә карата беркетмә төзелгән. Югары Кәминкәдә – биш, Кара Чишмә һәм Кармыш авылларында – икешәр, Чумачкада төзекләндерү кагыйдәләрен бозган бер кеше җәзага тартылган.

Санитар-экологик икеайлык дәвамында тиешсез урында чүп-чар түгелгән 24 урынга тап булганнар, 4321 квадрат метрны пычраткан 1869 куб. метр каты көнкүреш калдыклары тулысынча җыеп алынган, ягъни бу чүплекләр юк ителгән. Айлык барышында каты көнкүреш калдыклары полигонына 949 куб. метр чүп чыгарылган.

Бу чорда район үзәгендә һәм авылларда өмәләр еш үткәрелде: урамнар, юл кырыйлары, авыл тирәләре чүп-чардан арындырылды. Чишмә, су буйлары, зиратлар тәртипкә китерелде. Өмәләрдә 3561 кеше катнашкан. Бу айларда тирә-юнне яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелгән, районда 19028 төп агач һәм 95 төп куак утыртылган.

Чисталык рейдлары дәвам итәчәк.

Фото: Диләрә Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев