Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Өлкәннәр көнендә элеккеге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кунак иттеләр

Өлкәнннәр көне уңаеннан район мәдәният йортына чакырылган кунакларның күбесе авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга киткән якташларыбыз.

Бу юкка түгел, чөнки алар эшләгән оешмалар, колхозлар инде юк, шуңа да аларга бу бәйрәм көнендә игътибар аз эләгә. Гомер көзенә кергән, бәхетле мизгелләр кичерүче, чарага килгән өлкәннәребез мәдәният хезмәткәрләре әзерләнгән концерт карап, ял иттеләр, дәрәҗәле бүләкләр алучылар да булды. Кунакларның барысына да район башлыгы исеменнән әзерләгән күчтәнәчләр тапшырдылар.

- Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез безне хезмәт сөяргә, игътибарлы, сабыр, туган якка һәм гаиләбезгә тугрылыклы булырга, киләчәккә өметне югалтмаска өйрәтәсез. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәр көнне елмаеп каршылавыгызны телим. Янәшәгездәгеләр сезне ягымлы карашлары белән сөендереп торсын, - дип котлау сүзләре җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов үз чыгышында.

Чирмешән авылыннан Николай һәм Венера Герасимовлар да бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары иделәр. Гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Герасимовлар сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.

- Май аенда туй итсәң, гаилә тормышы да матавыклы, мәшәкатьле була дигән әйтем бар русларда. Ходайга шөкер, 45 ел гомер итәбез, дүрт бала тәрбияләдек, безне сигез онык сөендерә, - диде Венера Валентиновна. – Бер вакытта да ачуланышмадык, дип әйтүчеләргә ышанмыйм, ул әкияттә генә шулай була. Әни савыт-саба да тавыш чыгара дия иде. Бары тик сабыр булырга һәм тиешле вакытта бер-береңә юл куя белергә кирәк.

- Гаиләдәге “һава торышы” хатын-кыздан тора, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы Александр Николаевич.

Герасимовлар хезмәт юлларын “Красный Октябрь” колхозында башлап җибәргәннәр. Инде күптән лаеклы ялда булсалар да, әле дә эшлиләр – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хезмәт куялар.

Быел гаилә бәйрәмнәренең 55 еллыгын билгеләп үткән Леонид һәм Зинаида Кобылиннар (Казанка) һәм алтын туйларын уздырган Александр һәм Любовь Пестовлар гаиләләренә дә (Чирмешән) район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җәмәгать эшенә һәм ветераннар хәрәкәтенә зур өлеш керткәне өчен Бәркәтә авылының ветераннар оешмасы рәисе Сәрия Бикбова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сигез ел район ветераннар (пенсионерлар) оешмасын җитәкләгән Габделбари Галиевны да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Район ветераннар (пенсионарлар) оешмасы җитәкчесе Миләүшә Батыршина аңа “ТР ветераннар хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Мактау билгесе тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев