Чирмешәндә мәчетләр халык акчасына яңартыла
Иске Кади авылының беренче мәхәллә мәчетендә аш-су әзерләү бүлмәсе ясауга керешәләр.
-Мәчетнең зур булмаган бер бүлмәсен ремонтлап, бераз үзгәртеп, аш бүлмәсе итәргә планлыйлар. Бу юнәлештә эш башланды инде, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Җиһазларга заказ бирелгән дә.
Бүлмәнең стеналарына плитка ябыштырырга, тарттырылган түшәм ясарга уйлыйлар. Бу эш озакка сузылмас.
Түбән Чегодай авылы мәчетенә, халык ярдәме белән, янкорма күтәрелде. Кышка кергәнче аның түбәсен ябып, ишек, тәрәзәләр куйдылар. Әлегә эш тукталып тора. Көннәр җылыту белән дин йортында эчке эшләр башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев