Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә кыр кәҗәләре күбәйгән, ә куяннар халыкка якынайган

Быел безнең районда җәнлекләрне һәм кошларны кышкы маршрут буенча исәпкә алу вакытыннан алда төгәлләнде.

15 гыйнвардан 1 мартка кадәр аучылар, егерьләр һәм аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, 15 төр җәнлек һәм 4 төр кош популяциясе торышын бәяләү өчен, гомуми озынлыгы 315 километр булган 31 маршрут үттеләр.

- Соңгы биш елдагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, безнең районда кайбер җәнлекләрнең популяциясе тотрыклы үсә. Районда кыр кәҗәләренең баш саны артып, 200гә җитте, - диде ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. - Кыр тавыклары (куропатка) һәм соры куяннар саны да арткан. Соңгы берничә елда аларга ау рөхсәт ителмәде, шунлыктан быел кыр куяннарына ау ачарга мөмкиннәр. Поши, кабан һәм төлкеләрнең баш саны үзгәрешсез калды.

Кар күп яву сәбәпле, быел урманда да карның тирәнлеге метрдан артып киткәнгә, хайваннарга хәрәкәт итү һәм азык табу кыенлашты. Шуңа күрә төлкеләр һәм соры куяннар авылларга еш киләләр.

28 февральдән барлык төр хайваннарга ау ябык. Ләкин аучылар һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре эшләрен дәвам итәләр: җәнлекләр һәм кошлар өчен урманнарга бөртек, печән илтәләр, пошиларга һәм кыр кәҗәләренә өстәмә витамин буларак махсус тагаракларга тоз салалар. Кыргый җәнлекләргә җимлекләргә кадәр баруны җиңеләйтү өчен кар машиналары белән сукмаклар салалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев