Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә күпфатирлы йортларның ишегалларында эш кайный

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” республика программасы буенча төзелеш эшләре дәвам итә.

Быел районда сигез күпфатирлы йортның ишегалды төзекләндереләчәк, бу максатларга 35 миллион сум акча каралган.

-Төзүчеләр, параллель рәвештә, район үзәгендәге Титов урамы, 13 һәм 15, Техническая урамы 28 һәм 30, ХХII партсъезд урамы, 46, Юл урамы 30 нчы йортлар ишегалларында эшлиләр, - диде “Чирмешән” торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Тамара Тимохина. – Күбесендә яктырткычлар урнаштырылды, хәзер юллар ясау өчен иске бордюрларны сүтәләр.

Йортлар алдында юллар яңартылачак, мөмкинлек булган урында автомобиль кую урыннары төзү планлаштырыла, ял итү өчен эскәмияләр, чүп савытлары, яктырткычлар урнаштырылачак һәм кер киптерү өчен урын җиһазландырылачак.

Кирпеч заводы поселогында Полевая, 5 һәм Күтәмә авылындагы Көньяк, 17 урамнарындагы йортлар янында да шундый төзекләндерү эшләре башкарылачак. Димәк, җәй ахырына кадәр райондагы йөзләгән кешенең йорт тирәләре матурланачак, шартлар яхшырачак.

Марат Гомәров фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев