Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Мал асраучы чирмешәнлеләр ярдәм ала

Максат - авыл территорияләрен тотрыклы үстерү һәм тормыш сыйфатын яхшырту. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чараларын арттыру хакында карар кабул итте.

Төп үзгәрешләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче субсидияләргә кагыла. Сыер асраучыларга быел субсидия ставкасы: бер сыерга – 6300, кәҗәләргә 1000 сум. Тана һәм берне бозаулаган сыер сатып алучы хуҗаларга да быел ярдәм күләме арта. Товарлыклы тана сатып алган өчен - 80 мең, нәселле малга 90 мең сум түләнәчәк.

Сөтчелек юнәлешендә кече ферма төзергә ниятләүче якташларыбыз үткән еллардагыдан күбрәк ярдәм алачак. Савым сыерлары санын бишкә җиткерү шарты белән әлеге эшкә алынучыларга - 500 мең сум, сигез башка кадәр арттырырга планлаучыларга бер миллион сум субсидия каралган.

-Үткән елда сыер һәм кәҗә хуҗаларына мал асрауның чыгымнарын өлешчә каплау өчен районда барлыгы 4 миллион 577 мең 900 сум субсидия түләнде. Сыерларның баш санына карап аның күләме 2300 сумнан 4300 сумга кадәр, кәҗәләргә 500 сум иде. Быел бу түләү сизелерлек артты, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Айсылу Гайнуллина. – Былтыр районда кече фермалар саны икегә артты, Лашман һәм Иске Элмәле авылларында савым сыерлары санын арттыру шарты белән абзар төзүчеләргә 600әр мең сум субсидия бирелде. Тугыз елда шундый 142 якташыбыз дәүләттән 31 миллион 420 мең сум ярдәм алды.

Мал асраучыларга район бюджетыннан, 2015 елдан башлап, 13 миллион 170 мең сумлык ярдәм бүленгән.

2025 елда өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры булган шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппараты сатып алу чыгымнары өлешен каплауга, кече ферма төзүчеләргә төзелеш материаллары юнәлтүгә җирле бюджеттан  субсидияләү каралган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өч яшьтән зуррак бияләр тоту өчен азык сатып алуга чыгымнарын өлешчә каплауга 2024 елда 505 мең сум субсидия бирелгән. 2023 елда - 540 мең сум, димәк, атлар саны кимегән. Районда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең дә баш саны кимү күзәтелә. Савым сыерлары – 1142 баш, алар бер елда 431гә кимегән.

2024 елда яшь кош-корт сатып алган райондашларыбызның да чыгымнары өлешен капланган, аларга 398 мең 397 сум субсидия бирелгән.

-Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәрләргә барып үз товарларын тәкъдим иткән гражданнарга да ягулык-майлау материаллары чыгымнарын өлешчә каплауга субсидия бирәбез, - диде Айсылу Фаил кызы. – Былтыр шул максатта барлыгы 277 мең 894 сум акча күчердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев