Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алдылар

Сугыш бик куркыныч нәрсә, анда балалар гомере өзелү аеруча аянычлы.

27 июль Россиядә Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан чирмешәнлеләр дә бу акциягә кушылдылар. Чирмешән мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укытучылар һәм ата-аналар 1953 елда мәктәптәге янгында һәлак булган укучылар истәлегенә куелган һәйкәл янына митингка җыелдылар.

“Орион” яшьләр үзәге оештырган бу чарада балаларга әлеге көннең асылы турында сөйләделәр, аерым вакыйгаларга да тукталдылар. Монда әйтүләренчә Украинада баручы сугышта 300 бала һәлак булган, 1000ләбе яраланган.

Митингка килгән балалар һәйкәл түренә акциянең символы булган чәчәкләр куйдылар уенчыкларын калдырдылар, ак кәгазьдән ясалган көймәләр һәм күгәрченнәр, ак шарлар да шунда урын алды. Вакытсыз гомерләре өзелгән Донбасс балаларын бер минут тын калып та искә төшерделәр.

Хәтер көненә чирмешәнлеләр велойөреш белән дә кушылдылар.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев