Чирмешәндә чүп төяү станциясенең нигезен коралар
Чирмешәннең чүп түгү полигоны янәшәсендә яңа объект төзү өчен планировка эшләре башланды.
Биредә торак пунктлардан китерелгән чүпне күчереп төяү станциясе (погрузочная станция) булачак. Зур автомашиналарга төягәннән соң, чүпләрне Лениногорскига эшкәртү һәм утильләштерү өчен озату эше ниятләнә. Яңа объектны быел октябрьдә файдалануга тапшырмакчылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев