Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә быел тәүге туй үткәргән Ивановлар бер ел очрашып йөргәннәр

Районда бу елның никахлар китабын Ульяновка авылыннан Ивановлар ачып җибәрде.

Район ЗАГС хезмәткәрләре 10 гыйнварда Ульяновка авылы егете Александр Иванов белән Казан кызы Аделина Герфанованың никахларын теркәде. Бу быел районда беренче туй.

“Орион” яшьләр үзәгенең язылышу залында узган тантанада кияү белән кәләшне якыннары, туганнары тәбрикләде. Аннан соң бәйрәм кафеда дәвам итте. Әлеге туй - Ивановлар гаиләсендә күптән көтелгән. Александр Викторовичның энесе белән сеңелесенең инде үз гаиләләре бар.

Ивановлар гаиләсе Яр Чаллы шәһәрендә төпләнергә ниятли. Александр – тракторчы, Аделина – бухгалтер.

Чаллыда яшәп эшләүче Саша белән Казанда туган Аделинаның танышулары Әлмәт шәһәрендә була.

-Безне ир туганым таныштырды, бер еллап очрашып йөргәч, мәхәббәтебезне рәсмиләштерергә булдык, - диде кияү.

Белешмә: район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2024 елда 45 парның никахын рәсмиләштергән, шуларның алтысы әле декабрьдә генә туй ясаган. 2023 елда гаилә коручылар күбрәк булган – 53.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев