Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел үтсә дә, безнең районнан китеп яу кырында башларын салган 6022 якташыбызның каберләре әле дә билгеле түгел. Ягъни алар билгесез солдатлар исемлегендә.

Билгесез солдат көне алдыннан район үзәгендәге Билгесез солдат һәйкәле янында митинг оештырып, аларны һәм Әфган, Чечен сугышларында хәбәрсез югалганнарны искә алдылар.

Мәңгелек ут янында үткән чарада кадетлар мәктәп-интернаты укучылары, район үзәге оешмалары вәкилләре катнашты.

Митингка килүчеләр алдында район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова чыгыш ясады, хәбәрсез югалган каһарманнар турында хәтер югалмаска тиеш, диде.

 

Яу кырында ятып калган чирмешәнлеләрне бер минут тын калып искә алдылар. Тантанада катнашучылар алар хөрмәтенә Мәңгелек ут түренә венок һәм чәчәкләр салдылар.

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, шул ук вакытта исемнәре билгесез совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Илебездә Билгесез солдат көне беренче тапкыр 2014 елда булды.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев