Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды

Чирмешәннең Җиңү паркында Билгесез солдат көне уңаеннан тантана узды.

Мәңгелек ут янында оештырылган чарада хәрби комиссариат, район үзәге мәктәпләре һәм кадетлар мәктәп-интернаты укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Митингка килүчеләр алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин, Федераль казначылыкның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Кобелев чыгыш ясадылар, хәбәрсез югалган каһарманнар турында хәтер югалмаска тиеш диделәр.

Яу кырында ятып калган чирмешәнлеләр бер минут тынлык белән искә алынды.Тантанада катнашучылар алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын искә алуны мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көне 2014 елда үткәрелде. 3нче декабрь  көне дә очраклы гына сайланмады, нәкъ менә 1966 елның шул көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.

 

Айгөл Җиһаншина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев