Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер көнне 17 егетне армиягә озаттылар

Бүген, 10 ноябрьдә районның төрле авылларыннан 17 егет армиягә китте. Аларны алдагы көнне район мәдәният йортында зур бәйрәм – Никрутлар көне оештырып хөрмәтләделәр.

Егетләрне озатырга район үзәге мәктәпләре укучылары, кадетлар, туганнары, якыннары белән бергә район башлыгы Рамил Айбатов та килде. Район җитәкчесе солдат формасы киячәк якташларга хәерле юл, исән-сау әйләнеп кайтуларын, ә әти-әниләренә сабырлык теләде, никрутларны сәхнәгә чакырып бүләкләр дә тапшырды.

- Гадәттә, көзге чакырылышта югары белемле белгечләрне, һөнәр үзләштергән егетләрне озатабыз. Аларга зур өметләр баглыйбыз, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин. - Хәрби устав буенча яшәсәгез, барысы да яхшы булыр. Алда шатлыклы очрашулар көтсен.

Югары Чегодайдан Илшат Таҗиев әлеге бәйрәмгә күтәренке кәеф белән килгән.

- Ватанга хезмәт итү ир-егетнең изге бурычы, армиягә теләп барам, - ди Илшат. – Хәрбиләрнең тормышы миңа берникадәр таныш, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатын тәмамладым. Самарада энергетик һөнәре үзләштердем. Хезмәт чыныгуы да алдым, Себер якларында эшләп кайттым. Армиядә болар барысы да ярап куяр. Дусларымның күбесе хәрби хезмәттә булды.

Районнан хәрби хезмәткә киткән икенче төркем егетләр арасында Иске Кади егете Дамир Мортазин да бар. Туганнары, якыннары җыелып аны ил алдындагы бурычын үтәргә озатты. Дамир да һөнәрле егет, Лубян урман-техник колледжын тәмамлаган. Казан дәүләт аграр университетының 1 курс студенты укуын армиядән кайткач дәвам итәчәк.

- Баланы чыгарып җибәрү һәр ата-ана өчен авыр инде ул. Үзем дә армиядә булдым, улыбыз да бик теләп бара. Сау-сәламәт хезмәт итеп, чын ир-егет булып кайтсын. Барлык әти-әниләргә сабырлык телим, - диде Дамирның әтисе Марсель.

Бәйрәмгә килгән дин әһелләре дә егетләргә хәерле сәфәр теләделәр, ә үзешчән артистларыбыз патриотик җырлары белән рухландырдылар.

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев