Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Белемлеләр ярышы” бәйгесе чемпионаты бара

Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, эшмәкәрләр... Кичләрен якташларыбыз бергә җыелып бар белемнәрен эшкә “җигәләр”. Чирмешәндә беренче “Белемлеләр ярышы” интеллектуаль уеннар чемпионаты бара.

- Әлеге бәйге төрле тармакларда хезмәт куючы якташларыбызның кичләрен бераз кызыклырак итеп, эштән ял иттерү максатында үткәрелә, - ди ярышны оештыручы, “Орион” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Альмир Жораев.

Яшьләр үзәгендә үткәрелгән 9 сайлап алу турында һәрберсендә бишәр-алтышар команда көч сынашкан. Һәр уенда катнашучыларга 100әр сорауга җивап бирергә туры килә.

- Сорауларның төрлесе булды, шаяннары да, җитдиләре дә. Һәр турда призлы урын алган өч команда финалга чыкты, - ди Альмир Андреевич. – Шуны да әйтеп узыйм: финалда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә рухи ярдәм итү өчен иҗади юнәлештәге интерактив үткәрәчәкбез.

Оештыручылар әйтүенчә, финалда катнашучы командаларны 200 сорау көтә. Җиңүчегә район башлыгының күчмә Кубогы биреләчәк.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев