Чирмешәндә балаларның каникулы күңелле үтә
Җәйнең матур бер көнендә район инвалидлар оешмасы физик мөмкинлеге чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен “Күңелле калейдоскоп”ка чакырды.
Бу ата-аналарга һәм балаларга вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен тагын бер мөмкинлек булды. Кунаклар җәйнең рәхәт мизгелләре турында сөйләштеләр, викториналарда катнаштылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын яхшы белүләрен, табышмаклар чишеп, тапкырлыкларын күрсәттеләр, өстәл уеннары буенча мастер-классларда җитезләр дә ачыкланды. Барыннан да күңеллесе сабын куыклары очырту булгандыр. Балалар балларны татлы бүләкләр рәвешендә җыйды.
Инвалидлар оешмасында башланып киткән чара кафеда, табын артында дәвам итте. Биредә кунаклар, иганәчеләр биргән корбан итеннән әзерләнгән ашлардан авыз иттеләр, төрле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр.
- Районда физик мөмкинлеге чикле 70 бала бар. Каникул чорында алар өчен әле тагын чаралар планлаштырыла, - диде район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев