Чирмешәндә бал ярминкәсе уздырмакчылар
Табигатьтә әле кыш хакимлек итә, ә умартачылар инде яңа сезонга әзерлек хакында сөйләштеләр.
Районда узган киңәшмәдә умарталарны язга әзерләү, аларны күчереп йөртеп бал җыю һәм авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән эшкәрткәндә бал кортларының үлемен булдырмау турында фикер алыштылар.
Умартачылар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары җыелышып, 2024 елга йомгак ясадылар, киләчәккә планнар билгеләделәр һәм проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Киңәшмәдә катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов җыендагыларны борчыган мәсьәләләрне тыңлады һәм ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән уртак тел табып, үзара килешеп, аңлашып эшләргә өндәде.
Республикада урманнарны һәм басуларны химик препаратлар белән эшкәрткәндә бал кортларының күпләп үлүе турында еш ишетергә туры килә. Дөрес, соңгы елларда районда бу сәбәпле зур югалтулар булганы юк. Монысы - авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән умартачыларның килешеп эшләве.
- Басуларны һәм урманнарны эшкәрткәннән соң бал кортлары кырылган очракта, рәсми рәвештә теркәлгән умарталыкларга гына зыян өчен түләнәчәк. Шуңа күрә умартачыларга умарталыкларын теркәргә кирәк, һәр умарталыкның паспорты булырга тиеш, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. – Әлегә райондагы 174 умарталыкның 141есенең генә мондый документлары бар. Аннан соң һәр ояның номерларга кирәк.
Райондагы 174 умарталыкта 3157 гаилә умарта асрала. Үткән ел тулаем 1540 центнер бал җитештерелгән, шуның 750 центнеры - товарлыклы бал.
- Бер баш умартага бүлеп исәпләгәндә, һәр оядан уртача 49 килограмм продукция алынган. Бал алу күләме яхшы, тик сыйфат буенча гына калышабыз, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Расыйх Шәфыйков. – Быел райондагы чәчүлек мәйданнарының 19 мең 165 гектарында маржиналь культуралар чәчү планлаштырыла. Көнбагыш – 11 мең 157 гектар, рапс – 7 мең 508 гектар, горчица 400 гектар, карабодай 145 гектар мәйдан биләячәк. Болар барысы да баллы культуралар.
Умарталарның кышлау чорында күпләп һәлак булу проблемасы да күтәрелде киңәшмәдә. “Татарстан умартачылары” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин үз киңәшләрен җиткерде.
- Бездәге һава шартларына яраклашкан токымнарны үрчетергә, усал булмаган карник, бакфаст токымлы умарталарга өстенлек бирергә кирәк, - диде ул. – Үзебезнең районда да умарта пакетлары (пчело-пакет) җитештерүчеләр бар. Умарталарны белгән кешеләрдән генә сатып алу хәерле. Сезонга 100-200 килограмм бал бирүче умарталар да бар.
Районда бал ярминкәләре оештыру турында да тәкъдим яңгырады киңәшмәдә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” идарәсе филиалының җитештерү бүлеге башлыгы Айгөл Габдрахманова да катнашты. Ул химик препаратларны нинди биологик ысуллар белән алмаштырып булуы хакында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев