Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә әфганчы – интернационалистларны искә алдылар

Әфганстандагы ул чор тарих битләрендә нинди сыйфатта тасвирланса да, ил халкы күңеленә үзәк өзгеч вакыйга булып кереп калды. Ул безнең йөрәк ярасы. Бу көннәр һичкайчан онытылмас, еллар узган саен ул күңелләрдә яңарыр гына.

15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан Азатлык сугышчысы һәйкәле янында узган митингта да байтак хатирәләр яңарды.

-Бүген без Ватан алдындагы бурычларын ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алабыз, бу аларны хөрмәтләү көне, - диде, митингта чыгыш ясап, район башлыгы Рамил Айбатов. – Илебез тарихында онытылмаслык батырлыклар белән уелып калган әфган, чечен җирендә һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга йөрәктән чыккан рәхмәтләремне җиткерәм. Күпләр үзләренең гомере барәбәренә хезмәттәшләренең тормышларын саклап калган.

Митингка җыелган чирмешәнлеләр алдында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Наил Котбиев та чыгыш ясадылар, сугышчы-интернационалист райондашларыбызга теләкләрен җиткерделәр.

Сугышчы-интернационалистларны бер минут тын калып искә алдылар, мәңгелек ут түренә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам иткән Әфган сугышында районыбызда туып-үскән, хәрби хезмәткә илебезнең төрле төбәкләреннән чакырылган 362 егет катнашкан. Бүгенге көнгә районда теркәлгән 56 әфганчы исәптә. Читтә яшәүче интернационалистларыбыз да аз түгел. Бәхеткә, бу сугышта районга цинк табутлар кайтмаган, шулай да тыныч тормышта арабыздан киткән әфганчылар байтак.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев