Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Әдәби офыклар” җыентыгын тәкъдим иттеләр

“Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы кысаларында дөнья күргән “Әдәби офыклар – Литературные горизонты” китабында җиде якташ язучыбызның шигырьләре һәм хикәяләре урын алган.

Әлеге җыентыкны район мәдәният йортында матур тамаша оештырып тәкъдим иттеләр.

“Әдәби офыклар – Литературные горизонты” китабы 2500 данә тираж белән басылган. Бу җыентык, үзләренең шигырьләре, әсәрләре кергән авторларга бүләк ителде, аны район үзәк китапханәсендә һәм авыл китапханәләрендә дә табарга була.

-Бүгенге бәйрәмебезнең йөзек кашлары булган язучыларыбызны котлыйм. Сез яшь буынны гына тәрбияләп калмыйсыз, киләчәк буын белән әдәбият арасында күпер саласыз, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов. – Каләмегез тутыкмасын, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен.

Илнур Минсәгыйть улы әлеге кичәдә катнашкан “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы җитәкчесе Флера Шәйхетдиновага якташ язучыларыбызны танытуда ярдәме өчен рәхмәт сүзләре ирештерде. 

-Һәр торак пунктта шундый талантлы кешеләр булуы куанычлы, чөнки сезнең иҗат җимешләрегез аша төрле төбәкләрнең матурлыгын күрәбез. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан дөнья күргән әлеге басмада сезнең район язучыларының шигырьләре, хикәяләре урын алу безнең өчен дә дәрәҗә, - диде Флера Әбелмәгъдан кызы. – Без сезнең китапларны бастырырга да шат булырбыз.

Чарада катнашкан Казандагы “Чирмешәнлеләр якташлыгы” иҗтимагый оешмасы рәисе Рушания Сәүбанова әлеге җыентыкка эшләре кергән якташларны тәбрикләп, иҗади уңышлар теләде.

Чарада катнашкан Рушания Әхмәдуллина, Нәфисә Зиннурова, Габделхак Кәримов, Әлфия Сөләймановалар, сәхнәгә күтәрелеп, үзләре, иҗатлары турында сөйләделәр, ә менә кичәгә килә алмаган авторларыбыз Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Илшат Харисов, Алсу Хафизовалар белән алып баручылар таныштырды, аларның шигырьләре, хикәяләре, җырлары яңгырады.

Рушаниянең “Яратам сине, тормыш!” исемле шигырьләр җыентыгы 2019 елда дөнья күрә. Ул 55 яшьлек юбилеена да тагын бер китап бастыру нияте белән йөри. Әлеге очрашуда яңгыраган “Әни намаз укый” шигыре күзләрне яшьләндерде.

Нәфисә Зиннурова-Зайцева  мәктәп елларында ук шигырьләр яза. Кайбер шигырьләре “Яшь ленинчы” балалар газетасында басылып чыга. Үткән ел аның тәүге, “Уйланулар...” исемле шигырьләр җыентыгы укучылар кулына барып җитте.

Габделхак Кәримовның ике шигырьләр җыентыгы, җырлар китабы да дөнья күргән, китапка кермәгән әле тагын 100дән артык шигыре бар икән. Аның сүзләренә язылган җырларны танылган җырчылар башкаруында ишетергә мөмкин. Кичәдә “Гафу итми, әни, йөрәгем....” җыры Резедә Алмакаева башкаруында яңгырады. Автор бу җырның язылу тарихын да сөйләде.

Әлфия Сөләйманованың 60лап шигыре булса да, әлегә китап итеп туплап чыгармаган. Шуңа аның шигырь язуын күпләр белми дә.

-Ничектер кыюлык җитеп бетми, шулай да китап бастыру теләге бар, - ди Бәркәтәдә 40 ел китапханәче булып эшләүче якташыбыз. – 1980 нче еллардан бирле хисләремне шигырь юлларына салам. Авылда радиогазета чыгарганда котлау өчен шигырьләрне үзем яздым, балалар белән курчак театрлары куйганда да үз шигырьләремне файдаланам. Шигырь юллары башка килү белән кәгазьгә терким яки телефонга аудио яздырып куям.

Рәмзия Мөхәммәтҗанованың иҗаты белән дә күпләр таныш, социаль челтәрләрдә аның үзе укучылары бар.

Илшат Харисовның тәүге иҗат җимеше 21 яшендә туа һәм ул бүген дә татар милләтен җырлары белән сөендерүне дәвам итә.  Илшат Юнес улының 70тән күбрәк шигыре көйгә салынган, җырларын халкыбыз яратып тыңлый.

Әнисе Нәфисә Зиннурова шигырьләр язса, кызы Алсу Хафизова хикәяләргә өстенлек бирә. Бу автор рус телендә иҗат итә. Күптән түгел аның “Мечты Ассоль” исемле беренче җыентыгы дөнья күрде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев