Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешәндә 50, 55, 60, 65 ел гомер иткән парларны хөрмәтләделәр

Кармыш авылыннан Шәриза Вафин булачак тормыш иптәшен 4 сыйныфта укыганда ук күзләп куя. Ә армиядән кайткач, 18 яшьлек авылдышы Разыяны үзләренә алып та кайта.

Бу вакыттан соң инде 65 ел үткән дә киткән. 1957 нче елның 31 декабрен алар әле кичә генә булган кебек хәтерлиләр.

- Бер авылда яшәсәк тә, Шәризаны белми идем. Әти белән әнидән килеп сорадылар да, ул икенче көнне үзләренә алып та кайтты, - дип ул елларны искә алды Разыя апа. – Матур яшәдек, алты бала үстердек, шул гомердә өч йорт төзедек, 25 ел каенана, каената белән яшәдек. Инде менә 31 ел улыбыз Ришат, киленебез Гөлүсә белән тату гомер итәбез.

Тату гаиләнең нигезендә сабырлык ята.

Әлеге матур пар белән Халыкара гаилә көне уңаеннан оештырылган чарада таныштык. Бу бәйрәмдә 50, 55, 60, 65 ел гомер иткән парларны район мәдәният йортының йолалар залына чакырып хөрмәтләделәр, кунак иттеләр.

Район ЗАГС бүлеге белән берлектә ветераннар оешмасы оештырган чарага 28 үрнәк гаилә чакырылса да, төрле сәбәпләр белән, барысы да катнаша алмады. Ләкин алар берсе дә бүләксез калмады, һәр парга чәчәк букетлары һәм район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды.

- Гаилә ул - мәхәббәт, тугрылык, игелек учагы, гомер буе янәшәбездә булган якын кешеләр. Гаилә – гореф-гадәтләрне, йолаларны саклаучы, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. – Сез - бер гасыр һәм аннан да күбрәк гомер иткән парлар якыннарыгызга, безгә, яшьләргә үрнәк булып торасыз. Саулыкта, бәхеттә яшәгез.

Гаиләләренең тимер туйларын билгеләп үткән Гомәр һәм Фидания Шараповлар (Чирмешән), Шәриза һәм Разыя Вафиннар (Кармыш), Якуб һәм Гыйльминоваль Гариповлар (Әмир), Имаметдин һәм Мәрьям Салахиевлар (Бәркәтә) гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Кунаклар чәй табыны артында сыйлана-сыйлана котлаулар кабул иттеләр, кайбер парларның кавышу тарихлары, тату гаилә серләре белән таныштылар, ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре котлауларны моңлы җырлары аша җиткерделәр.

Чирмешәнннән Михаил һәм Вера Морозовлар алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Морд Афонькәсе авылында туып үскән егет белән кыз өч ел очрашып йөргәннән соң гаилә коралар.

- Тату гаиләнең сере - мәхәббәттә. Аннан соң бер-береңә юл куярга, тыңларга һәм ишетергә, үзара аңлашып яшәргә кирәк, - диде Михаил Морозов.

Ивашкино авылыннан Михаил һәм Ольга Прокопьевлар 50 ел гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр, җиде оныклары бар.

- Гаилә бәхете – балаларда, - дип серләре белән уртаклаштылар алар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев