Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманнарында парсыз ефәк күбәләгенә каршы көрәшәләр

Чирмешән урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре парсыз ефәк күбәләгенә (шелкопряд) каршы механик ысул белән көрәшә башладылар. Алар бер көндә Казанка авылы тирәсендә 30 гектар урманны эшкәрткәннәр.

Урманчылар агач кәүсәләренә парсыз ефәк күбәләге салган йомыркаларны нефтьлиләр (нефтевание), ягъни нефть продуктлары (эшкәртелгән май, нефть, мазут) белән буйыйлар. Бу ысул бик нәтиҗәле дип санала, ләкин, үз чиратында, бик күп вакыт таләп итә һәм кечкенә мәйданнарга исәпләнгән.

-Безнең районда әлеге кортлар 25 мең гектарга якын урманга зыян салды, бу урманчылык территориясенең 68 процентын тәшкил итә. Санитар таләпләр нигезендә, торак пунктлардан, хуҗалыкта һәм көнкүрештә кулланылучы су чыганакларыннан, ял итү урыннарыннан һәм авыл хуҗалыгы культуралары кул белән эшкәртелүче урыннардан, шулай ук су объектларының су саклау зоналарыннан 300 метр арада урманнарны пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү тыела. Безнең районда мондый санитар зоналарның мәйданы 320 гектар, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Бу эштә безгә халык ярдәме дә бик кирәк.

Шешминка һәм Светлогорск участок урманчылыкларында эш дәвам итә. Якын-тирә авыллар халкы да табигатебезне коткару эшенә кушылганнар. Нефтьләү эше Чирмешәндәге тарихи валда һәм Сабан туе уза торган мәйданнарда да башкарылачак.

Урманнарыбыз саулыгына битараф булмаган, урманчыларга ярдәм итәргә теләгән райондашларыбызга урманчылыкка 2-58-79 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Алевтина Андреева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев