Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урамнары чүплеккә әйләнмәсен

Яз, көз айлары җиткәч, Чирмешән урамнарындагы каты көнкүреш калдыклары җыела торган контейнерлар янында зур чүп өемнәре барлыкка килә. Моның өчен административ җәза каралган.

Бакчаларны тәртипкә китерү, агач-куакларны кисеп, аларны формалаштыру - яхшы күренеш, тик урамнарыбыз да чиста булырга тиеш. Кемнеңдер йорты каршына чыгарып чүп өеп кую - тәрбиясезлек, күршеләреңне санга сукмау кебек була.

-Халыкка күпме генә сөйләсәк тә, бу мәгълүматны колак артыннан гына уздыралар. Контейнер мәйданчыклары янына ботаклар, яфраклар өеп, санкцияләнмәгән чүплеккә әйләндерәләр, мондый чүп-чар каты көнкүреш калдыкларына керми, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

Агач ботакларын каты көнкүреш калдыклары полигонына һәркем үзе чыгара ала, анда моңа түләү сорамыйлар. Ә инде мөмкинлеге булмаган кешеләр, ботакларны ваклап, бәйләп, контейнер янындагы мәйданчыкка куя ала. Яфрак, үләннәрне капчыкларга тутырып кую сорала. Бакча чүпләрен чокыр казып күмгән очракта, алар шунда череп бетә.

Марат Гомәров фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев