Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән укучылары һәм студентлары юлларда сак булырга өндәде

Район үзәгендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне (16 ноябрь) алдыннан акция узды.

Район автоинспекөиясе бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Чирмешәндәге профилактика бүлеге оештырган чарада район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Чирмешән аграр техникумы студентлары катнашты. Алар юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алдылар һәм якташларыбызны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәделәр.  Балаларның юлларда игътибарлылыкка кагылышлы рәсемнәре һәм плакатлары да юл бәла-казаларын булдырмауга йөз тоткан иде.

Быелның узган ун аенда район территориясендә матди зыян белән – 80,  имгәнүчеләр белән дүрт юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ни кызганыч, берсендә машина йөртүченең гомере өзелгән. Балигъ булмаганнар катнашында алты юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Республикада исә ун айда балалар катнашында 86 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 13 бала һәлак булган, 107се төрле тән җәрәхәтләре алган.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев